Чирмешәндә “ундүртле” автомашинасы юл кырыена төшеп киткән
Декабрьнең тәүге көннәренең берсендә Казанка авылына бару юлында хатын-кыз идарә иткән ВАЗ-2114 машинасы әйләнеп капланган.
-Машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл һәм метеорологик шартларны да исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә автомобиль белән идарә итүне югалтып, каршы юнәлеш ягындагы кюветка төшеп, әйләнеп капланган, - ди район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов. – Бәлага таручының автомобиль салонында балигъ булмаган бала да була. Бәхеткә, ул балалар өчен махсус креслода утырган, шуңа тән җәрәхәтләре алмаган.
Дәүләт автоинспекторлары әйтүенчә, декабрь аенда районда юл һәлакәтләре саны бераз кимегән. 13 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, кышның беренче ике атнасында өч авария булган.
Ел башыннан район юлларында 113 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның бишесе – зыян күрүчеләр белән. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, тугызысы төрле имгәнүләр алган, шул исәптән бер бала да.
-Соңгы көннәрдә һава шартлары бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез. Бик кирәк булганда инде тиешле тизлекне арттырмыйча, саграк йөрегез, - ди Рәзил Фәттахов.
Сүз уңаеннан. Бозлавык аркасында авыр йөк машиналарының – “фураларның” юлларның таулырак урыннарыннан үтә алмыйча азапланганнарын һәрберебезнең күргәне бардыр. Узган көннәрнең берсендә, көчле кар вакытында, кичке буйда район автоинспекторлары юлда бәлага тарыган шундый ике йөк машинасын йөртүчегә ярдәм иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев