Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә быел исерек хәлдә руль артына утырган алты машина йөртүче ачыкланды

Район үзәгендә яшәүче ир-ат салган килеш автомашина белән юлга чыгуына үкенгән, гаебен дә таныган, тик җәзадан ул барыбер котыла алмаячак.

- Әлеге Чирмешән кешесенең чит ил машинасын без Техническая урамында, хәрби комиссариат янында кичке  сәгать сигезләрдә туктаттык. Шунда йөртүченең аек түгеллеге ачыкланды. Хәзер суд аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәк һәм 30 мең сум штраф түләтәчәк. Җәза срогы узгач та, аңа “правасын” янә имтихан тапшырып алырга туры килә, - район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Быел район юлларында алкоголь кулланып транспорт белән идарә иткән алты машина йөртүче ачыкланган.   

 

 

фото Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев