Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлеләр юл аша инспектор белән чыгып караганнар

“Игътибар: балалар!” акциясе кысаларында район үзәгендә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Чирмешән лицее һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары юл аша чыгу кагыйдәләрен, караңгыда яктырткыч кайтаргыч элементлар куллану, юлда йөргәндә кесә телефоныннан файдалануның куркыныч икәнлеге хакында искә төшерделәр. Аннан соң, инспектор ярдәмендә,  юл аша чыгып карадылар.

Әлеге чараны райондагы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең райондагы бүлеге, “Орион”  яшьләр үзәге бергәләп оештырганнар.

Мәктәпләрдә укулар башланганлыктан, хәзер юлларда балалар күбәйде. Шуның өчен машина йөртүчеләр карабрак йөрсеннәр, тагын да игътибарлырак булсыннар иде.

Аяз Гатиятов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев