Чирмешән шоферларына караңгы вакытта юлларда игътибарлырак булырга киңәш итәләр
Көннәрнең иң кыска, төннәрнең озын вакыты хәзер. Шуңа күрә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы да арта.
Көзге-кышкы чорда, аеруча кар-бураннар башлангач, һәм тәүлекнең караңгы вакытында интенсив юл хәрәкәтенә җайлашып китү кыенрак. Юлларда җәяүлеләрнең, шул исәптән балаларның да куркынычсызлыгы турында район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.
- Илнур Минсәгыйтович, әлеге юнәлештә нинди профилактик чаралар күрелә?
- Балалар өчен андый чаралар уку чорында да, каникуллар вакытында да үткәрелә. Ел дәвамында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге, районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белән берлектә, балалар өчен бик күп тематик уеннар, бәйгеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча викториналар оештыралар. Әлеге чараларда юл хәрәкәте иминлеге административ комиссиясе вәкилләре дә актив катнаша. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, балалар юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында күп беләләр һәм бу темага корылган әңгәмәләрдә актив катнашалар.
- Җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә кышкы чорда ниләр киңәш итәр идегез?
- Җәяүлеләргә юлны аркылы кайдан чыгарга, тротуарлардан гына хәрәкәт итәргә кирәклеген онытмау мөһим. Киемдә яктылык кайтаручы элементлар булуы да зарур. Ата-аналар балаларның аларны куллануын контрольдә тотарга тиеш. Мондый элементлар күбрәк булган саен машина йөртүчеләргә җәяүлеләр ачыграк күренәчәк. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә килгәндә исә, һава шартларын истә тотып, тиешле тизлекне арттырмыйча, саграк йөрергә киңәш итәм. Юллардагы иминлегебез һәм куркынычсызлыгыбыз күпчелек очракта үзебезнең кулда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев