Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында зур юл-транспорт һәлакәте булган

11 июльгә каршы төндә, 1 сәгать 35 минутта Керкәле авылы янындагы борылышта зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Владикавказдан Яр Чаллыга кайтучы туристлар автобусы, йөртүче куркынычсыз тизлек режимы сайламау сәбәпле, юл читенә ауган. Автобуста 45 пассажир һәм 2 йөртүче булган. Һәлакәттә 15 кеше зыян күргән: авыр хәлдәге өч пассажирны Әлмәт шәһәре больницасына госпитализацияләгәннәр, 12сенә урында ук медицина ярдәме күрсәтелгән. Һәлакәт урынына Чирмешән, Әлмәт, Лениногорск, Чистай районнарыннан ашыгыч ярдәм бригадалары чыккан.

Вакыйга урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов барган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Моннан тыш, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган гамәлләр, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
 

Радик Сәйфетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев