Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “өске” светофор эшләми

Район үзәгендә, халык телендәге - “өске”, ягъни Титов һәм Техника урамнары киселешендәге юл чатындагы светофор утлары янмый.

Әлеге уңайдан районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров мондый аңлатма бирде:

-Әйе, ”Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы светофор инде берничә көн эшләми, белгечләр “блогы янып чыккан”, диләр. Аны төзәтү яки яңасын сатып алу вакытының күпмегә сузыласын әйтүе кыен. Шунлыктан машина йөртүчеләр, юлда йөрү кагыйдәләре таләп иткәнчә, әлегә  юл билгеләре - юл знаклары буенча хәрәкәт итәргә тиеш.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев