Чирмешән юлчылары төнлә дә эштә
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлчылары төнлә дә эштә

Буранлап кар яуган көннәрдә район юлларында "Татавтодор"ның райондагы участогының унга якын берәмлек техникасы эшли.

-Транспорт хәрәкәтен тәэмин итү өчен эшне ике сменада оештырдык. Юлларны төнлә дә чистартып торабыз. Безнең карамакта 300 километр юл бар, - ди участок җитәкчесе Наил Котбиев. – Әлегә кадәр эшебезгә карата дәгъва белдерүче юк. Буранлы көннәрне дә юллар ачык, чиста иде, транспорт хәрәкәтендә тоткарлык булмады.

Кар – бураннар тынып торган арада да эш бар, юлларны киңәйтәләр, бозлавыкка каршы ком-тоз катнашмасы сибәләр.

Автор фотосы


Нет комментариев