Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Балаларга үрнәк булыйк

Узган елда дәүләт инспекторлары балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуның 40 очрагын ачыклаганнар, 715 машина йөртүче иминлек каешын тагуны кирәк дип тапмаган.

- Ата-аналарга машинада балаларны махсус тоту җайланмасын куллану һәм тиешле тизлекне арттырмау мөһим. Сабыйларга без үзебез үрнәк күрсәтеп үстерергә тиеш, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алинә Филиппова. – Инспекторлар белән берлектә, яктылык кайтару элементларын куллану буенча да төрле акцияләр үткәрәбез. Алар, караңгы вакытта, җәяүлеләрне юлларда 150-300 метр алдан күренерлек итә.

Ата-аналарга балаларының кайсы урыннарда чана, чаңгы, тюбингларда шуганына да игътибарлы булырга киңәш итә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары. Аларның юллардан ераграк булырга тиешлеген, куркынычсызлык таләпләрен онытмаска кирәклеген искәртәләр.

 

фото Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X