Чирмешәнлене 500 сум өчен өч тәүлеккә ябып куйганнар
Чирмешәндә 500 сум штрафын түләмәгән бер ир-атны өч тәүлеккә кулга алганнар.
Ул юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен бирелгән 500 сум штрафын вакытында түләмәгән.
-Гражданнар мондый төр штрафны административ хокук бозу хакында карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә түләсәләр, сумма яртылашка кими - шундый мөмкинлек бар. Димәк, теге ир-ат та 250 сум белән генә котыла алган булыр иде. Әмма ул әле шуннан соң да (карар чыгарылганнан соң 70 эчендә) штрафын түләргә кирәклеге хакында “оныткан”. Ә моның өчен административ хокук бозулар кодексы нигезендә, гаеплегә моңа кадәр булган штрафының икеләтелгән күләмендә штраф, яисә кулга алыну, яисә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.
фото: Кадыйр Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев