Чирмешәнлеләрнең бер төркеме Дивеево монастырена сәяхәт кылдылар
Июнь азагында чирмешәнлеләрнең бер төркеме Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан Дивеево монастырена сәяхәт кылдылар. Әлеге изге урын безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән изге Серафим Соровскийдан ярдәм сорап меңләгән кеше килә. Һәм ул булыша да.
Анда без иеромонах Сергий белән бик уңайлы автобуста бардык. Әүвәл изге чишмәдә коендык һәм изге су алдык. Биредә кеше куллары белән тудырылган матурлык беркемне дә битараф калдырмый, бөтен җирдә аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Өч көн дәвамында монда барлык тиешле гамәлләрне үттек. Хаҗ кылучыларны бушлай ашаталар, кунарга уңайлы бүлмәләр тәкъдим итәләр.
Шешминкада Димитрий Солунский храмын төзекләндерү өчен бүләк ителгән көмеш тәре өчен, барлык паломникларга да зур рәхмәтемне белдерәм.
Безгә шундый күңелле сәфәр оештыручыларга : иеромонах Сергийга, Валентина Сапожниковага, автотранспорт предприятиесе начальнигы Илдус Халимовка, машина йөртүче Николай Султановка һәм Павел Мещевка рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Екатерина Зубова.
с. Шешминка.
Фото Кадыра Гумерова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев