Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашманның көрәшче кызлары Нурлаттан җиңү яулап кайттылар

Билбау көрәше буенча республика беренчелегендә өч кызыбыз өченче урыннарга ия.

Бәйге Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә Нурлат шәһәрендә узды. Габбас Кыям улы күп еллар әлеге районны җитәкләгән шәхес, безнең якташ - Туймәт авылыннан.

2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасындагы ярышта 29 команда булып, барлыгы 236 спортчы катнашкан.

-Анда “Чирмешән” балалар спорт мәктәбенең  Лашман бүлеге укучылары Динара Мөфтиева, Карина Евдокимова (5 нче сыйныф),   Арина Мөфтиева (7 нче сыйныф) үз тиңнәре арасында  өченче урыннар яуладылар. Бик яшь булуына карамастан, Самирә Байкиева да  яхшы көрәште, - ди  остазлары Рафик Гатин.   

Рафик Гатин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев