Актаныштан җиңү яулап кайткан Ришат Шакировны  район башлыгы да тәбрикләде
Спорт

Актаныштан җиңү яулап кайткан Ришат Шакировны район башлыгы да тәбрикләде

Лашман урта мәктәбе укучысы Актанышта узган зур бәйгедә районыбызны танытты.

Татарстанның Беренче Президенты Кубогына 23-25 март көннәрендә татарча көрәш буенча Актанышта үткән республика ярышларында 400гә якын көрәшче катнашкан.

- Анда 40 команда, шул исәптән Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән дә яшь спортчылар бил алышты. Безнең Лашман мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ришат Шакиров үз үлчәү авырлыгында бронза медальгә лаек булды, - диде якташыбызның остазы Рафик Гатин.

Район күләмендәге атналык эш планеркасында Ришатны әлеге җиңүе белән район башлыгы Рамил Айбатов та тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

 

Рафик Гатин фотолары


Нет комментариев