Чирмешән районында мини-футбол буенча турнир бара
Спорт

Чирмешән районында мини-футбол буенча турнир бара

Чирмешәндә авыл җирлекләре, оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр командалары арасында мини-футбол буенча турнир бара.

Тарихи валда оештырылучы ярышларда 16 команда көч сынаша. Уеннар 21 июльдә башланган.

- Командалар ике җиңелүгә кадәр уйный. Күпчелеге инде җиңелеп, турнирдан төшеп калды, - ди яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева.

Ярышларга нәтиҗәне Физкультурачылар көнендә ясарга ниятлиләр.

Ольга Галеева фотолары


Нет комментариев