23 августта район үзәгендә Чирмешәннең 85 еллыгына багышланган велосипедта узышу оештырыла.
Әлеге чараны үткәрүне "Яшь гвардия" иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе һәм инвалидлар җәмгыяте тәкъдим иткәннәр. Веломарафонда 15 яшьтән 100 яшькә кадәр чирмешәнлеләр катнаша ала. Җыелу урыны - Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчык. Төп шарт - велосипед булуы. Ахырдан барлык...
23 августта район үзәгендә Чирмешәннең 85 еллыгына багышланган велосипедта узышу оештырыла.
Әлеге чараны үткәрүне "Яшь гвардия" иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе һәм инвалидлар җәмгыяте тәкъдим иткәннәр. Веломарафонда 15 яшьтән 100 яшькә кадәр чирмешәнлеләр катнаша ала. Җыелу урыны - Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчык. Төп шарт - велосипед булуы. Ахырдан барлык катнашучыларны да чәй табыны артында сыйлаячаклар.
Нет комментариев