Туймәттә 30 мең сум үзсалым акчасы җыелган да
Быел Туймәт авылында үзсалым акчасының бер өлешен урам яктырткычлары куюга, ремонтлауга, аларны карап тоту чыгымнарын каплауга тотарга планлаштыралар. Моңардан тыш, акчаның бер өлеше авыл урамнарын тәртиптә тотуга юнәлдереләчәк.
-Шулай ук авылда электр сиреналары һәм тавыш көчәйткечләр дә кирәк, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Авылда узган җыенда үзсалым акчасының күләмен бер кешедән 500 сум исәбеннән җыярга килештек, балигъ булмаганнар, көндезге бүлектә укучы студентларны һәм армиядә хезмәт итүчеләрне бу акчаны түләүдән азат иттек. Авылдашлар каршы килмәде.
Бүген Туймәттә 30 мең сумга якын үзсалым акчасы җыелган. Әгәр дә бу эшне 1 апрельгә кадәр төгәлләсәләр, 1 июльгә кадәр республика бюджетыннан тагын, бер сумга дүрт сум исәбеннән, акча биреләчәк. Акча 1 июльгә кадәр җыелмаса, республика бюджетыннан өстәмә соңга калырга мөмкин.
2018 нче елда Туймәттә халыктан җыелган һәм республикадан күчерелгән акча исәбенә зират территориясен төзекләндергәннәр, су башнясы территориясен тәртипкә китергәннәр, урам яктырткычлары сатып алып урнаштырганнар, урамнарны кардан чистартканнар.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев