7 февраль 2019 яңалыклары
-
"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасы редакциясендә почта хезмәткәрләрен кунак иттеләр
Район газетасы редакциясенә янә хат ташучыларны, элемтә бүлекчәләре начальникларын кунакка дәштек. Бу юлы 2019 елның беренче яртысына матбугатка яздыруда иң яхшылар хөрмәтләнде.
-
Чирмешән районында волейбол буенча ир-атлар арасында чемпионат җиңүчеләре 23 февральдә билгеле булачак
Авыл җирлекләре һәм оешмаларның ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты ярымфиналында уйнаячак командалар мәгълүм. Ә җиңүче титулы өчен көрәшне 23 февраль көнне дәвам итәчәкләр.
-
Идел буенда 80 тонна сасыган тавык күмү нинди афәткә китерергә мөмкин?
Татарстанның Тикшерү комитеты Иделдән йөз метр ераклыкта күмелгән 80 тонна тавык турында мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
-
Гыйнвар аенда Чирмешәндә туган балаларның өчесе дә малай
Кирпеч заводыннан Оксана Симакова һәм Владимир Темников гаиләсе икенче улларын – Маркны алып кайтканнар.
-
Туймәттә 30 мең сум үзсалым акчасы җыелган да
Быел Туймәт авылында үзсалым акчасының бер өлешен урам яктырткычлары куюга, ремонтлауга, аларны карап тоту чыгымнарын каплауга тотарга планлаштыралар. Моңардан тыш, акчаның бер өлеше авыл урамнарын тәртиптә тотуга юнәлдереләчәк.