Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Төп җаваплы - җитәкче

Республиканың кайбер районнарында шартлаткыч матдәләр таптылар. Явыз ниятлеләр чиркәүләргә ут төртүдән дә чирканмыйлар. Андый хәлләрне кисәтергә, уяулыкны көчәйтергә кирәк. Бездә дә ярамас гамәлләр кылынмас дип гарантия биреп булмый. Бу атна дүшәмбесендә оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, актив катнашында узган планеркада район җитәкчесе Наил Зарипов төп игътибарны шушы мәсьәләгә...

Республиканың кайбер районнарында шартлаткыч матдәләр таптылар. Явыз ниятлеләр чиркәүләргә ут төртүдән дә чирканмыйлар. Андый хәлләрне кисәтергә, уяулыкны көчәйтергә кирәк. Бездә дә ярамас гамәлләр кылынмас дип гарантия биреп булмый.

Бу атна дүшәмбесендә оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, актив катнашында узган планеркада район җитәкчесе Наил Зарипов төп игътибарны шушы мәсьәләгә юнәлтте.
Террорчылык актларын булдырмас өчен чаралар планы эшләнергә тиеш. Бу өлкәдә, аерым коллективларда төп җаваплылык иң элек җитәкчеләргә төшә. Мәсьәләне гадиләштерергә ярамый. Ниндидер явыз гамәл кылучы йомшак урынны эзли.
Бу хакта әледән-әле кисәтеп торалар, торак пунктларда ят кешеләр, ят әйбер күренде исә органнарга хәбәр ителсә, ниндидер кырын эш алдан ук кисәтеләчәк. Хокук саклау органнарына гражданнарның да актив булЫшуы сорала. Эш урыннарында, объектларда саклык чараларын көчәйтү файдага гына.
Соңгы вакытта юлларда җитди һәлакәтләр еш булу да сагайтсын иде. Әнә Әлмәт районында балалар утыртып баручы автобус әйләнеп капланган. Бер укытучы үлгән, кайбер балалар имгәнгән. Һәлакәтнең сәбәпчесе - автобус йөртүче, ул руль артына аек булмаган хәлдә утырган.
- Барысын да җәзага тартырга кирәк. Закон бар,- диде Наил Зарипов, безнең районда да кайберәүләрнең, хәтта җитәкчеләрнең дә транспорт чарасын исерек килеш идарә итүләренә гаҗәпләнеп. Рейска чыгар алдыннан, йөртүчеләрнең медицина тикшерүе узуы мәҗбүри булырга тиеш.
Планеркада тагын башка кайбер мәсьәләләргә дә тукталдылар. Әйтик, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга карата игътибарны көчәйтү, халык белән даими очрашу кирәклеге әйтелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрдә туберкулез авыруын кисәтү буенча конкрет эш алып барыла, бу өлкәдә республика да булыша. Тик эшлиселәр бик күп. Планеркада, гомумән, авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш