Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Лашман авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчасын күбрәк җыймакчылар

Лашман авыл җирлегендә быел җан башыннан 300 сум исәбеннән 275 мең 500 сум үзсалым акчасы җыелган. Дәүләт моңа 1 миллион 102 мең сум өстәгән. Шактый зур сумма. Киләсе ел өчен исә бу җирлектә - Лашман, Әмир авылларындагы күмәк эшләргә дип җан башыннан 400 сумнан ук җыелырга сөйләшкәннәр.

Быелгы үзсалымның 500 мең сумын урам яктырткычларын тәртиптә тотуга, Лашман авылындагы  Беренче Май, Химиклар урамнарында яктырткычлар яңартуга кулланганнар. 442 мең сум акча  су башняларын  карап тотуга киткән, 438 мең сумга кышын, җәен урам юлларын чисталаганнар (тракторчыга - эш хакы һәм ягулык чыгымнары).

-Киләсе, 2019 елда безнең авыл җирлегендә үзсалым күләмен 400 сум итеп җыярга килешенде. Референдумга шул сан куелачак, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты  бухгалтеры Мөслимә Садыйкова. – Тәкъдим ителгән сумманы халык референдумда хупласа, бездә үзсалым күләме  360 мең сумнар чамасы җыелырга тиеш. Моңа республика да өстәп биргәч, җирлектә тагын  байтак эшләр башкарырлык средстволар тупланыр иде. Аны  юллар чистартуга, су башняларын буяп яңартуга, Лашман авылында  юллар ремонтына, Әмир авылы зиратын карауга тотачакбыз. Берничә хуҗалыкны гына исәпләмәгәндә, халык  бездә күмәк эшләр өчен акчасын кызганмый - салымны түли.                          

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев