8 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Баш авыртса нишләргә?
Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр сызлый. Табиблар баш авыртуының 300 төрле сәбәбен китерә.
-
Лашман авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчасын күбрәк җыймакчылар
Лашман авыл җирлегендә быел җан башыннан 300 сум исәбеннән 275 мең 500 сум үзсалым акчасы җыелган. Дәүләт моңа 1 миллион 102 мең сум өстәгән. Шактый зур сумма. Киләсе ел өчен исә бу җирлектә - Лашман, Әмир авылларындагы күмәк эшләргә дип җан башыннан 400 сумнан ук җыелырга сөйләшкәннәр.
-
Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк
Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.
-
Чирмешәндә “Көз патшабикәсе”н билгеләделәр
Кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Индира Билданова “Көз патшабикәсе” исеменә лаек булган.
-
Чирмешәндә “Традицион ислам айлыгы” дәвам итә
“Традицион ислам айлыгы” кысаларында районда беренче очрашу Якты Тау авылында узды.
-
Чирмешәнгә Тынычлык байрагы килде
Районыбызга Рерих Пакты – фән һәм сәнгать оешмаларын, һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Байрагы тапшырылды. Бу истәлекле вакыйга мемориаль үзәктә узды.