Район халкы үзсалым (самооблажение) җыю һәм аны куллануга кагылышлы референдумда катнашып, июнь аенда моңа үз фикерен белдергән иде. Хәзер инде авыл җирлекләре килешенгән суммада акчалар җыя. Әлеге эшнең барышын кайбер авыл җирлекләре башлыкларыннан белештек.
Рәвхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы): - Бездә үзсалым күләме бер йорттан 200 сум итеп билгеләнде....
Район халкы үзсалым (самооблажение) җыю һәм аны куллануга кагылышлы референдумда катнашып, июнь аенда моңа үз фикерен белдергән иде. Хәзер инде авыл җирлекләре килешенгән суммада акчалар җыя. Әлеге эшнең барышын кайбер авыл җирлекләре башлыкларыннан белештек.
Рәвхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы): - Бездә үзсалым күләме бер йорттан 200 сум итеп билгеләнде. Җыелган акчага республика, 1+4 исәбеннән, безнең 200 сумга тагын 800 сум өстәп бирәчәк, ягъни бер йортка 1000 сум була дигән сүз. Аны кая тотачагыбыз билгеле инде: Лашманда "Дегет", Әмирдә "Тансык" чишмәләрен төзекләндерергә кирәк. Шул ук акчага халыкка хәбәрләр җиткерү өчен тавыш көчәйткеч репродукторлар алып урнаштырырга ниятлибез. Үзсалым акчасы чүплекләрне тәртиптә тоту өчен дә файдаланылачак.
Самат Шәмсетдинов (Ульяновка авыл җирлеге башлыгы): -Авылларыбыздагы бар халык та бу төр салым акчасын тулысынча түләп бетерде.
"Прописка"да торган бер кеше башына 300 сум исәбеннән (студентлар, армиядә хезмәт итүчеләр керми). Авыл җыенында килешенгәнчә, Девичья Поляна авылыннан җыелган акча авыл зиратын тимер койма белән тоту өчен кулланылачак. Ун еллар элек андагы каберлек тирәсен штакетниклар белән яңартуын яңарткан идек тә, тик агач тиз туза шул.
Ульяновка, Саминовка, Сосновка, Нагорный авыллары халкы якыннарын Ульяновкада җирләгәнлектән, аларның үзсалымына каберлектә кирәк-яраклар куяр өчен 6х9 метр зурлыктагы өй бастырырга дип сөйләштек. Зиратның бер ягындагы коймаларны да яңартасы бар.
Александр Митяев (Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы): - Лагерка, Ишлинка авылларында яшәүчеләрдән салымны җыеп бетердек. Мордва Афонькәсендә акчасын түләмәгән берничә кеше генә калды. "Самообложение" күләмен студентлар һәм армиядә хезмәт итүчеләрдән кала, 18 яше тулган һәр кеше өчен 100 сум дип килештек,.
Җыелган һәм республикадан өстәләчәк акчага без дә зиратларыбызда (Мордва Афонькәсендә, Лагеркада) кирәк-яраклар куя торган корылмалар төземәкчебез. Вакытлыча чүп-чар саклый торган яңа урын да ясыйсы бар.
Иван Захаров (Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы): - Бездә үзсалымның күләме бер йорттан - 500 сум. Халыкка рәхмәт, Яңа Элмәледә аны тулысынча түләделәр, дөрес, Иске Элмәледә бурычлылар бар әле.
Халык акчасына Яңа Элмәледәге ике зиратның да тирә-ягын тимер койма белән тотып алырбыз дип планладык. Ә Иске Элмәледә каберлекнең мәйданын зурайтасы бар. Акчаны буаларны төзекләндерүгә дә файдаланырга ниятлибез.
Светлана Ганиева (Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе): - Казанка, Түбән Чегодай авылларында, Кирпеч заводында яшәүчеләрнең күбесе "самообложение"ны түләделәр. Тик район үзәгендә акча кыенрак җыела. Бу эшне күпме иртәрәк төгәллибез, шулкадәр яхшырак. Әгәр дә без һәр йорттан вакытында 500әр сумны җыйсак, республика моңа өстәп тагын 2000әр сум биреләчәк бит. Ә бу акчалар, нигездә, зират өсләрен тәртиптә тоту, чишмәләрне төзекләндерү өчен кулланылачак.
Нет комментариев