26 август 2014 яңалыклары
-
Халык акчасы юк-барга тузмаячак
Район халкы үзсалым (самооблажение) җыю һәм аны куллануга кагылышлы референдумда катнашып, июнь аенда моңа үз фикерен белдергән иде. Хәзер инде авыл җирлекләре килешенгән суммада акчалар җыя. Әлеге эшнең барышын кайбер авыл җирлекләре башлыкларыннан белештек. Рәвхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы): - Бездә үзсалым күләме бер йорттан 200 сум итеп билгеләнде....
-
Котышны алабута баскан
Яңа Котыш һәм Иске Котыш авыллары тирәсендә алабута котырып үсә. Чәчеп куйганнар диярсең. Сөрелмәгән дә кырларда чүп үләннәре азына. Олы юл кырыендагы бу хәлне күреп, бездә җирнең кадере юк шул, дими ни диясең?!.