Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутатлар алдагы өч елга Чирмешән районы бюджетын бердәм хупладылар

2022 елга керемнәр һәм чыгымнар бер төсле – 826 миллион 463 мең сум, ягъни дефицитсыз. Бу хакта һәм казна акчасының нинди максатларга тотыласы Совет кабул иткән карарда һәм аңа өстәмә кушымтада төгәл язылган. 2023 һәм 2024 елларга да бюджет дефицитсыз формалашкан.

Советның ундүртенче, район башлыгы һәм Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган быелгы утырышында 2022 елда җирле әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә бюджет ассигнованиеләре бирү, мәнфәгатьләр низагы, коррупциягә каршы тору максатыннан билгеләнгән вазифаларны үтәмәү белән бәйле 2013 елның 7 февралендә кабул ителгән 145 нче карарга үзгәрешләр кертү турында да карар чыгардылар. Совет “Муниципаль оешмалар, мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре белгечләрен социаль яклау турында” 2007 елның 16 мартындагы 61 нче карары көчен югалткан дип таптылар.

Депутатлар муниципаль хезмәт вазифалары, реестрын, яңа редакциядә, шулай ук муниципаль район Советының 2022 елга эш планын расладылар. Муниципаль районда ачык тыңлаулар (җәмәгать тикшерү)  үткәрү турында Нигезләмә, район составындагы муниципаль берәмлекләрдә (авыл җирлекләрендә) шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары да, расланып, карар кабул ителде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев