22 декабрь 2021 яңалыклары
-
Яңа ел бәйрәмнәрендәге ялларның бер өлеше майга күчерелә
Җомга, 2021 елның 31 декабре татарстанлылар өчен ял көне булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чирмешән эшмәкәрләре “Орион” яшьләр үзәгендә очраша
Районыбыз эшмәкәрләре үзләрен борчыган проблемаларны, гозер-үтенечләрен контроль-күзәтчелек органнары вәкилләренә җиткерә алачак. Бу атнада алар өчен очрашу оештырыла.
-
Депутатлар алдагы өч елга Чирмешән районы бюджетын бердәм хупладылар
2022 елга керемнәр һәм чыгымнар бер төсле – 826 миллион 463 мең сум, ягъни дефицитсыз. Бу хакта һәм казна акчасының нинди максатларга тотыласы Совет кабул иткән карарда һәм аңа өстәмә кушымтада төгәл язылган. 2023 һәм 2024 елларга да бюджет дефицитсыз формалашкан.
-
Якташыбыз – бәйге җиңүчесе
Район газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров республикакүләм тагын бер иҗади бәйгенең җиңүчесе.
-
Кышкы мунчада белеп чабын!
Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.
-
Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга?
Әлфинур Нәҗметдинова һәр ел саен кышка 50ләп тавык калдыра. Әллә нинди суыкларда да кетәклектән көненә әйбәт үк санда йомырка җыеп керә (күпме икәнен әйтмим, күз тидерүләреннән куркам, дип көлә).
-
Сөтнең гомерне озайтуын ачыклаганнар
Редингский университеты галимнәре сөтнең гомер озынлыгын арттыруын ачыклаган.