Чирмешән районында былтыр 28 гаилә мини - ферма төзелешенә 200әр мең сум акча алган
Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3565 тонна, ягъни 2015нче елдагыдан 389 тоннага күбрәк, җәмгысы 71 миллион 351 мең сумлык сөт тапшырганнар. -Безнең Түбән Кәминкә җирлегендә генә дә халык 435 тонна сөт сатып, 7 миллион сум акча эшләде, - диде әлеге җирлек башлыгы Рәдиф Халиков район Советының чираттагы егерме икенче утырышындагы...
Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3565 тонна, ягъни 2015нче елдагыдан 389 тоннага күбрәк, җәмгысы 71 миллион 351 мең сумлык сөт тапшырганнар.
-Безнең Түбән Кәминкә җирлегендә генә дә халык 435 тонна сөт сатып, 7 миллион сум акча эшләде, - диде әлеге җирлек башлыгы Рәдиф Халиков район Советының чираттагы егерме икенче утырышындагы чыгышында.
Былтыр районда 28 гаиләгә мини-ферма төзелешенә, һәркайсына 200әр меңнән, 5,6 миллион сум субсидия бирелгән. 12 шәхси хуҗалык керамзит блок өчен, барысы бергә, 800 мең сум акча алган, ферма төзелеше чыгымнарының бер өлеше капланган. Моннан тыш 37 хуҗалык бушлай саву аппаратларына ия булган. Аз сумма түгел, моңа бюджеттан 666 мең сум акча бүленгән.
Нәселле таналар алучы кешегә дә кызыксындыру бар, бер башка республикадан-15, районнан 10 мең сум бирәләр. Быел әле, әгәр тана чит төбәктән алынса, республика 30 мең сум ярдәмгә ышандыра.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин чыгышында әйтелгәнчә, районда авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча байтак чаралар күрелә. Хәзер бит сыер асраучыларга гына түгел, кәҗә, ат, хәтта кош-корт хуҗаларына да субсидияләр каралган. Аларны былтыр меңнәрчә гаилә алды.
-Малларның, аеруча сыерларның, баш санын тагын да арттыру өчен нәсел эшен яхшырту, ясалма орлыкландыруны киңрәк җәелдерү мөһим,-диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, бу мәсьәләне тикшергәндә. - Аннан соң, халыкка нәрсәдер ышандырдың икән, аны эшләргә бирәсен бирергә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга, мал асраучыларга конкрет ярдәмнең нәтиҗәсе бар бит, алга китеш сизелә, әмма әлеге мәсьәләгә көндәлек игътибар сорала.
Депутатлар 2016нчы елда муниципаль район бюджеты үтәлеше турында отчетны да расладылар. Былтыр район бюджеты кереме 710 миллион 52 мең сум, ә чыгымнар 706 миллион 491 мең сум булган. Акча урынлы, кирәк максатларга тотылган.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әүвәл кайбер саннар белән таныштырды. 2016нчы елда республикадан гына да 423 миллион 700 мең сум акча алганбыз, бу районның тулаем бюджетының 57 проценты дигән сүз. Үзкеремнәрнең 82 проценты, 247 миллион сумы - физик затлар кеременә салым өлеше, бюджетта ул төп чыганак. Кызганыч, быел беренче кварталда бу төр салым да, салым һәм салым булмаган керемнәр дә азрак җыелган (кимү 11 миллион сум ук). 63 миллион 907 меңнең 45 миллионы -физик затлар кеременә салымнар. Бюджетка үзкеремнәр иң элек нефть тармагы, Яшәүче битум ятмаларын үзләштерүдәге вәзгыятькә бәйле, диделәр.
Эш, акча - кирәк әйберләр, әмма яшьләрне патриотик тәрбияләү хакында да онытырга ярамый. Бу мәсьәлә дә утырышның көн тәртибенә куелып, аның буенча карар кабул ителде. Депутатлар Чирмешән кадет мәктәп-интернаты, 1нче Чирмешән һәм Ивашкино мәктәпләре педагогик коллективларының укучыларны патриотик тәрбияләү буенча, эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар.
Район Советының "Чирмешән муниципаль районының 2017нче елга һәм 2018 һәм 2019нчы еллар план чорына бюджеты турында" 2016нчы елның 19 декабрендә кабул ителгән 68нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, утырышта район бюджетын 1 миллион 776 мең сумга арттыру турында карар чыгарылды. Бюджетта әлеге средстволар ел башында калган булган. Бу акчаларның 900 мең сумы муниципаль районының резерв фондына, 150 меңе - Ульяновкада башкарма комитет бинасы төзелешенә, 176 меңе - авыл хуҗалыгында дезинфекция эшләренә, 200 меңе - торак-коммуналь хуҗалыкка, муниципаль торак төзүгә, 350 меңе физкультура һәм спорт чаралары үткәрүгә юнәлдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев