13 апрель 2017 яңалыклары
-
Кара тәнле егет Бауман урамында татарча халык көен өздерә (ВИДЕО)
Бауман урамы үзенчәлекле видеолар төшерү урыны булып кала бирә. Шәһәр үзәгендә төшерелгән тагын бер видео социаль челтәрләрдә таралды. Анда чит ил егете татар халык җыры "Авыл көе"н башкара. Видеоны челтәргә Альбина Кармышева-Басыйрова элгән. Ул Адәмгә җырны башкарырга ярдәм иткән.
-
Чирмешән районында былтыр 28 гаилә мини - ферма төзелешенә 200әр мең сум акча алган
Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3565 тонна, ягъни 2015нче елдагыдан 389 тоннага күбрәк, җәмгысы 71 миллион 351 мең сумлык сөт тапшырганнар. -Безнең Түбән Кәминкә җирлегендә генә дә халык 435 тонна сөт сатып, 7 миллион сум акча эшләде, - диде әлеге җирлек башлыгы Рәдиф Халиков район Советының чираттагы егерме икенче утырышындагы...
-
“Безнең Чирмешән“ журналистлары - “Могҗизалар кыры“нда
Туган як тарихы музеенда галәмгә "сәяхәт кылдылар". Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән чарага "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективын, "Яшь Гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкилләрен дә чакырдылар. Уен-әңгәмә формасында барган чарада космос һәм космонавтлар, конструкторлар, астрономия, спутниклар, планеталар, җир иярченнәре турында сөйләделәр, командаларга бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр. "Могҗизалар кыры"ндагы сыман, музейга килгән кунаклар,...
-
Чирмешән районында санитар чисталыкны комиссия тикшерә
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чисталык рейдларын туктатмый. Ел башыннан район үзәгендә карны тиешсез урынга өйгән өчен 6 шәхси һәм юридик затка карата беркетмә төзелеп, гаеплеләр җавапка тартылган. -Соңгы вакытта безгә канализация суларын урамга, бакчаларга агызучылар, карны көрәмичә, язгы кар суларын, ерып җибәрмичә, күршеләрнең торакларына, матди байлыкларына зыян салучы...
-
Казанда балалары белән хатын-кыз утырган машина янып беткән (ВИДЕО)
Кичә, 12 апрельдә, Казанның Киров районында кинәт кенә ВАЗ-2114 машинасы яна башлаган. Социаль челтәрләрдә руль артында бер хатын-кыз утыруы турында язалар. Машина хуҗасы булган хатын-кыз шартлаган тавыш ишетеп, балаларын алып, машинасыннан чыга. Кинәт кенә яна башлаган машина бөттенләй торгызып булмаслык хәлгә килгән. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.
-
Чирмешән фермерлары суган орлыгы үстерә
Район хуҗалыкларында язын 46 мең 676 гектарда чәчү эшләре планлаштырыла, шуның 26 мең 612 гектары - бөртеклеләр мәйданы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, хуҗалыкларда 14 мең 141 гектарда техник культуралар чәчү ниятләнгән, ягъни 1950 гектарда - шикәр чөгендере, 2000 гектарда - рапс, 10191 гектарда - көнбагыш. Азык культуралары...
-
Чирмешән районында балалар ясаган рәсемнәрне аукционда саталар
"Энерготехсервис" җәмгыяте директоры Илдар Нуруллин чираттагы дүшәмбе планеркасыннан менә дигән бүләк-картина алып китте. Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Миләүшә Гайнетдинованың "Зима" ("Кыш") картинасын монда, аукционда 700 сумга куйдылар. Башта, старт бәясе шулай иде. Соңрак әлеге сумма 1500гә җитте, аны Илдар Нуруллин тәкъдим итте. Бу көнне әле тагын ике картина сатылды....
-
Чирмешән музеенда "космоска" менделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)