Яңа ел табынына файдалы салат ясау ЫСУЛЫ
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яңа ел табынына файдалы салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була: 500-600 гр креветка, 2 кыяр, соя соусы, салат яфрагы, аш серкәсе, шикәр пудрасы

Креветкаларны тозлы суда пешереп алабыз.
Кыярны түгәрәкләп яки рәсемдәгечә турыйбыз.
Салат яфракларын «ерткалыйбыз».
Соус ясау: 100 мл соя соусына бер чәй кашыгы уксус һәм бер чәй кашыгы шикәр пудрасы салып болгатабыз.

Тәликә төбенә — салат, аның өстенә кыяр белән креветка куеп, өстенә әзер соусны салабыз. Бик җиңел һәм файдалы салат! Тәмле булсын!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев