Хөрмә белән лимон согыннан кайнатма ясау ЫСУЛЫ
Нурания Зарипова рецепты
Кирәк: 1 кило хөрмә, 500 грамм шикәр комы, 1 лимон.
Хөрмәне юып, кабыгыннан һәм төшләреннән арындырабыз. Йомшагын турап, кәстрүлгә салабыз. Шикәр комы һәм лимон согы өстибез. Барысын бергә болгатып, согы чыксын өчен, ике сәгатькә бүлмә температурасында калдырабыз. Шуннан, салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнагач, болгата-болгата, 45 минут пешерәбез. Суынганнан соң парландырылган банкаларга тутырабыз.
Игътибар! Лимон согы хуш ис һәм әчкелтем тәм биреп кенә калмыйча, консервант ролен дә үти: вареньены шикәрләндерми. Лимон яратмаучылар лимон кислотасын кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев