Томатлы кыяр салаты ясау ЫСУЛЫ
Илсинә Яруллинадан томатлы кыяр салаты рецепты
5 кг кыярны ярымбоҗралап турыйбыз. 0,5литр томатн. паста, 100 гр уксус, 200 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм сыек май салып болгатабыз һәм утка утыртабыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 10 минут пешерәбез. Кайнар килеш стерильле банкаларга тутырабыз. Җиде 1 литрлы һәм 750 граммлы бер банка чыга. Бик тиз һәм җайлы эшләнә, бик тәмле дә.
Бер нормага эшләп карагыз әле, үкенмәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев