Ташкабактан икра әзерләгез!
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ташкабактан икра әзерләгез!

Быел ташкабакның уңышы мул гына булырга ошап тора, дуслар. Ташкабактан яратып эшли торган рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез, эшләп карый аласыз!

2 килограмм ташкабакны иттарткыч аша үткәрәбез.

Шуңа 350 грамм "Кухмастер" томат пастасы, 1 стакан үсемлек мае (ярты стакан гына кушылса да ярый), 200 грамм майонез, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 баш сарымсак кушабыз һәм талгын утта 1 сәгать кайнатабыз.

Иң соңыннан 100 грамм аш серкәсе һәм вак итеп туралган 1-2 ачы борыч кушабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга салып ябабыз.

чыганак


Нет комментариев