Сырганактан тәмле һәм файдалы джем
Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны җимешләр патшабикәсе дияргә була, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар.
Ингредиентлар:
- 1 кг сырганак
- 1 кг шикәр комы
- 200 мл су
Беренче эш итеп җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч әзер җиләкләрне салырга.
Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә сиропка салырга, сүрән утта ярты сәгать кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев