Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Сарымсак пастасы ясау өчен ике рецепт

Сарымсак пастасын ел буена җитәрлек итеп ясап куярга була. Бу пастаны борщка салырга, ит һәм балык ризыклары белән бирергә һәм ипигә ягып ашарга мөмкин. Шулай ук җылы һәм салкын кабымлыклар өчен дә туры килә.

Классик паста өчен кирәкле ингредиентлар:

  • 250 грамм сарымсак,
  • 1 бал кашыгы тоз,
  • 1 аш кашыгы лимон согы,
  • 30 мл үсемлек мае.

Сарымсакны чистартырга һәм блендер белән вакларга, аннары тәмләткечләрне салып, пастасыман булганчы кабат вакларга кирәк. Соңыннан савытларга салып салкынга сакларга куярга була.

Яшел паста өчен кирәк:

250 грамм сарымсак,

  • 1 бал кашыгы вак тоз,
  • 1 аш кашыгы алма серкәсе,
  • 2 бәйләм яшел укроп,
  • 30 мл үсемлек мае.

Чистартылган сарымсакны яхшылап блендерда вакларга, аннары тәмләткечләрне һәм яшел укропны салырга. Бер масса барлыкка килгәнче кабат вакларга. Әзер пастаны чиста банкаларга тутырырга һәм суыткычка куярга.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев