Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

“Сәгать” салаты Яңа ел өстәленең бизәге булыр!

Мондый чагу, матур салат бәйрәмгә ямь өстәр, кәефне күтәрер, кунакларыгызны сокландырыр.

Безгә кирәк:
пешкән тавык ите — 400 грамм;
йомырка — 3;
кореячә кишер — 160 грамм;
каты сыр — 100 грамм;
тәменчә тоз, майонез;
салатны бизәр өчен бер пешкән кишер, бераз петрушка һәм маслиналар.

Тәлинкә өстенә кулинар боҗра урнаштырыгыз. Иң аскы катка пешкән тавык итен вак итеп турап салабыз. Өстенә майонез сылыйбыз.
Икенче кат — кореячә кишер.
Өченче кат — кыргычтан чыгарылган сыр. Өстенә — майонез.
Дүртенче кат — кыргычтан үткәрелгән йомырка агы, майонез.
Иң соңгы итеп салат өстенә тигез генә йомырка сарысы сибеп чыгабыз. Бу катка майонез кирәкми.

Хәзер салатны ике сәгатькә суыткычка алып куярга кирәк. Бу вакыт үткәч, алып, бизибез. Кулинар боҗраны алырга онытмагыз!

Пешкән кишерне түгәрәкләп кисеп, сәгать циферблаты формасында тезеп чыгабыз. Уртага бәләкәйрәк кишер түгәрәге урнаштырыгыз, уртасына бер маслина куегыз. Сәгать телләрен дә кишердән кисеп урнаштырабыз.
Һәр кишер түгәрәге өстенә майонез белән сәгатьнең саннарын язып чыгабыз. “Циферблат”ны рәсемдәгечә яшел петрушка белән бизәсәгез, тагын да матуррак булыр.

Тәмле булсын! Бәйрәм истә калсын, Яңа ел бәхет китерсен!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев