Чирмешәннән аш-су остасы Лилия Матвеевадан бәйрәм табынына салат рецепты
Лилия Матвеева озак еллар Чирмешәннең үзәк ашханәсендә пешекче булып эшли. Аш-су остасына көн саен диярлек төрле меҗлесләргә табын әзерләргә туры килә.
-Бүген мин сезнең игьтибарыгызга "Гомбәле алан" салаты рецептын тәкьдим итәм. Әлеге ризык нинди генә бәйрәмдә дә - бөтен табынның күрке булырлык, Яңа ел табынын да бизәп торачак. Өстәвенә, ул бик тәмле, туклыклы да, - ди оста.
Ингредиентлар:
- Бәләкәй маринадланган шампиньон гомбәсе;
- Сыр;
- Пешкән тавык ите;
- Йомырка;
- Кишер;
- Тозлы кыяр;
- Бәрәңге;
- Укроп, петрушка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев