Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кызыл миләштән тәмле кайнатма рецепты

Быел кызыл миләш җимеше мул булды. Хуҗабикәләр аны кышка катыра, кайнатма ясый. Чаллыдан «Прибрежный» бакчачылык ширкәтеннән Татьяна Артамонова үз рецепты белән уртаклашкан.

«Кайнатма гаилә әгъзаларының күңеленә хуш килсен өчен, аны ачы тәмнән арындырырга кирәк. Моның өчен юылган һәм киптерелгән җимешне 3-7 көнгә туңдыргычка куярга яки 1 сәгать тозлы суда тотарга кирәк. Шулай ук 40 минут кайнап чыккан суга да салып куярга була. Әмма миләшнең табигый ачысы калачак», – дип яза хуҗабикә.

Ингредиентлар: 1 кг миләш, 800 грамм шикәр комы, 2,5 стакан су.

Эш тәртибе:

Кәстрүлгә шикәр комы һәм су салырга, ширбәт кайнатырга. Кайнап торган ширбәткә миләшне салырга һәм кайнап чыккач сүндерергә.

Миләшле сироп суынырга һәм ким дигәндә 6-8 сәгать төнәп торырга тиеш. Аннары сүрән утта кабат кайнатып чыгарырга. Куе кайнатма яратучыларга бу массаны 20 минуттан артык кайнатырга, болгатып торырга һәм өстенә җыелган күбеген алырга.

Әзер кайнатманы стериль банкаларга тутырга һәм, тулысынча суынып беткәнче, бүлмә температурасында калдырырга.

«Ассорти яратучыларга миләш кайнатмасын алма, коры табада кыздырылган әстерхан чикләвеге яки бадәм (миндаль) чикләвеге, әфлисун белән ясарга киңәш итәм», – ди Чаллы хуҗабикәсе.

Татьяна Артамонова рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев