Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?

Бик тәмле килеп чыга. Сынап карагыз.

Маринад өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус кирәк.

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннары баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны агызабыз да 30 минут тотабыз.

Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып, 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

Маринадны тутырып, банкаларны каплап куябыз.

чыганак


Нет комментариев