Каз мамыгыннан мендәр ясыйбыз
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Каз мамыгыннан мендәр ясыйбыз

Авылларда каз өмәләре гөрли. Каз мендәре әзерләүчеләргә менә тагын бер ысул.

Татарстанның Мамадыш районыннан Зөлфия Дәүләтшина аны безгә түбәндәгечә эшләвен язып җибәргән.

"Каз мамыкларын вакытында юып, мендәр өчен әзерләп кую турында да онытмаска кирәк, чөнки озак торган пычрак мамык исләнә.

Өмә тәмамланып, берничә көн узуга берничә көнемне мендәр өчен мамык әзерләүгә багышлыйм. Мамыкларны җылы суда шампунь белән юам, яхшылап җылымса суда чайкыйм һәм җылы мунча ләүкәсенә җәеп киптерәм. Яхшылап кипкәннән соң иске мендәр тышларына тутырып куям. Мамык «суларга» тиеш, шунлыктан тыгыз итеп тутырмыйм. Аны бер ел ял иттергәннән соң гына мендәр итеп ясыйм.

Каз мамыгын кер юу машинасында да юарга була. Мин бу ысулны, гадәттә, иске мендәрләрне чистартканда кулланам. Юганда кер порошогы түгел, шулай ук шампунь куллансагыз яхшы", - дип язган ул.

Алып куегыз, кирәге чыгар.

Чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев