Кәбестәдән кышкылыкка кетердәп торган салат
Ясап карагыз, үкенмәссез!
Бу бик тәмле салатны ясау җиңел. Аны теләсә нинди гарнир яисә ит белән ашарга мөмкин. Тиз генә берәр кабымлык кирәккәндә дә банканы ачасың да, рәхәтләнеп авыз итәсең.
Ингредиентлар: Кәбестә - 800 гр.,
Татлы борыч - 900 гр.,
Суган - 250 гр.,
Помидор - 1 кг, (тыгыз, артык сусыл булмаган помидор кирәк монда)
Кишер - 350 гр.,
Үсемлек мае -250 гр.,
Шикәр - 100 гр.,
Тоз -50 гр.,
Аш серкәсе (9%) - 100 мл.
Башта кишерне угыч аша үткәрәбез. Аны яшелчәләр массасын яхшылап болгатыр өчен туры килгән савытка салабыз. Аннары кәбестәне юка гына саламлап турыйбыз. Саламлап туралган борыч, ярымбоҗралап туралган суган, өлешләргә киселгән помидор, кәбестә һәм кишергә шикәр, тоз, май һәм аш серкәсе салабыз. Яшелчәләр массасын болгатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып, банкаларны кәстрүлгә (төбенә тастымал җәябез) утыртып, иңнәренә кадәр җылы су салып, стерилизациялибез. Кайнап чыккач, ярты литрлы банкаларны - 20, литрлы банкаларны 40 минут стерилизациялибез. Һәм тимер капкачлар белән ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев