Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Җир җиләгеннән пирог

Аланнан кып-кызыл җир җиләкләре җыеп кайттыгыз. Бераз чәйләп, хәл җыеп алгач, төче камырдан тәмле пирог әзерләргә дә була.

Ингредиентлар:

Камыр өчен

  • 1 кап акмай
  • ярты стакан шикәр комы
  • 50 миллитр сөт
  • 2 стакан он
  • 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч 

Эчлек өчен

  • 300-400 грамм җир җиләге
  • тәменчә шикәр комы
  • 1 аш кашыгы крахмал

Җиләкләрне юабыз һәм киптерәбез һәм шикәр комы, крахмал сибеп, бутыйбыз.

Он белән йомшартылган акмайны кушып уабыз, сөт, ярты стакан шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч кушып, камыр басабыз. Камыр каты булырга тиеш түгел.

Каймырны икегә бүләбез. Зур өлешен җәеп, майланган табага урнаштырабыз һәм эчлек салабыз. Хәзер инде бәләкәйрәк җәймә белән өстен каплап, матурлап бөреп куябыз.

Пирогны духовкада 180 градуста 40 минут пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев