Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яңа ел табынына рулет

Яңа елга 15 көн калды. Тәмле ризыкларның рецептларын үзегезгә саклап куегыз.

Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм кара җимеш (чернослив), 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.

Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аерылар. Аннан җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.

Кара җимешне суда җебетеп, төшен алырга. Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган кара җимешне салырга һәм рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк. Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга.

Түгәрәкләп киселгән рулетны гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп, табынга чыгаралар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев