Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Февральдә нәрсәләр чәчәргә?

Февраль — бакчачылар өчен иң җаваплы чорларның берсе. Көннәр озая башлый, димәк, тәрәзә төпләрендә яшеллеккә урыннар әзерлибез.

Февраль аенда вегетация чоры озын (120–150 көн) булган яшелчәләргә игътибар итегез:

  • соң өлгерә торган помидор;
  • соң өлгерә торган борыч;
  • баклажан.

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан орлыкларны зарарсызландыру һәм туфрак сайлау буенча киңәшләр:

  • Орлык алдан ук кирәкле матдәләр белән эшкәртелмәгән булса (андыйларның төсе башка була), орлыкларны зарарсызландыру хәерле. Аның өчен марганцовка яки су белән водород перекисе кулланырга була. 10-15 минут орлыкларны шул суда тотасы.
  • Кибеттән сатып алган туфрак белән эшләү кулай. Бакчачы «бакча туфрагы» («садовая земля») яки «торф»ны «тере туфрак» («живая земля») дигәне белән куша. «Тере туфрак» дигәненә генә утыртырга киңәш итми, ул тиз кибә торган, шуңа күп игътибар сорый.

Февральдә көн әле кыска булуын да истә тотарга кирәк. Үсентеләр сузылмасын өчен, фитолампалар куллану мөһим. Яктылык көненә 12–14 сәгать булырга тиеш. Температура режимына килгәндә, орлыклар тишелеп чыкканчы җылы урын (+23–25∘C) кирәк. Тишелеп чыккач, тамырлар ныгысын өчен, температураны бераз төшерергә була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев