Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Чәчең коелмасын, дисәң...

Чәчләр - тышкы кыяфәтнең мөһим бер өлеше, шуңа да аларны дөрес тәрбияләү үзен тулысынча аклый.

Сәламәт чәч йомшак, сыгылмалы, матур булып, табигый елкылдап торырга тиеш. Чәчнең яхшы үсүе өчен аны төрлечә яткыру, прическаны үзгәртеп тору файдалы. Аның очларын, бигрәк тә ярыла башласа, вакыт-вакыт кисеп торырга кирәк.

Озын чәчне — очыннан, кыска чәчне тиредән башлап тарыйлар. Тараганда хәрәкәт талгын булырга тиеш, чәчне тарткаларга ярамый. Тарак очлы тешле булмасын, тимер тешле тарак яхшырак, чөнки пластмасса таракта статик электр заряды туплана, чәч тә электрлана һәм шуның аркасында начар ята.

Чәч майлы булганда — 2-3 көнгә бер, ә артык коры булганда 4-5 көнгә бер юарга киңәш ителә. Шампуньнең төрлесен сынап карап, чәчегезгә килешкәнен, кавык чыгармый, кычыттырмый торганын сайлагыз. Шампунь килешмәгәндә балалар өчен чыгарылган сабынны кулланып карагыз.

Башны бик эссе булмаган йомшак су белән (кайнатып суытылган яисә яңгыр суы тагын да әйбәтрәк) юарга кирәк. Баш тиресен бармаклар белән яисә массаж щеткасы ярдәмендә массажлау файдалы. Чәчне юганда шампуньне артык кулланып, башны корытырга ярамый — бер тапкыр аның күбеге белән тирене яхшылап ышкырга да 2-3 минуттан юып төшерергә, кабатлап юганда шампуньне азрак алырга кирәк. Юып бетергәч, башны ромашка төнәтмәсе белән чайкатып куйсагыз, ул чәчегезгә елкылдап торган төс бирәчәк.

Чәчләрегез коелмасын өчен мондый төнәтмә ясау файдалы булыр: бер өлеш әрекмәнгә бер өлеш кычыткан салып, өстенә су агызып, кайнатып алыгыз. Суынгач, шушы төнәтмә белән чәчегезне чылатып, 30 минут юмый тотыгыз. Чайкагач, чәч төбенә 1 аш кашыгы бал сылап, 30-40 минут тотыгыз да, шампунь белән юып төшерегез.

Чәчләрне ныгыту өчен юар алдыннан тукландыргыч катнашма сөртсәгез яхшы булыр. 1 йомырка сарысы белән 1 чәй кашыгы кастор маена 1 чәй кашыгы бал кушып болгатыгыз да, шуны губка белән чәчкә сөртегез. Башка полиэтилен башлык киегез дә, сөлге белән урап куегыз. Болай 20-40 минутлап тоткач, юып төшерерсез.

Коела башлаган чәч өчен тагын мондый киңәшебез бар. 1 чәй кашыгы балга 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 чәй кашыгы шампунь һәм кыргычтан чыгарып, бер башлы суган салыгыз. Болгатып баш тиресенә әйбәтләп сеңдереп сөртегез. Сөлге белән урап бер сәгать чамасы тотканнан соң, чәчләрегезне шампунь белән юыгыз.

Чәчне йомшак тастымал белән яхшылап корытып, бүлмә температурасында киптерергә тырышыгыз, чөнки фен куллану чәчне нык киптерә һәм сынучанга әйләндерә. Чәчне ныклап кипкәч кенә тарарга кирәк, юкса, күпләп йолкынуы мөмкин.

Чәчне кайнар бигуди, плойка кебек әйберләр белән бөдрәләтү, кабарту, тараганда еш кына юешләтеп тарау бик зарарлы. 

Чыганак

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев