Бик тәмле чия кайнатмасы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Бик тәмле чия кайнатмасы

Бу рецептны саклап куярга онытмагыз, дуслар.

Чия кайнатмасын өлкәннәр дә, балалар да бик яратып ашый. Әлбәттә, ул бик оста кайнатылган булса гына инде. Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан бик тәмле чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез.

“1 стакан су кайнаттым, шуңа 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салдым, кайнап чыга. Тагын 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы салам, кайнап чыга. Шулай итеп 9 стаканга хәтле салып кайнатып чыгарып эшлибез дә, 15 минут кайнатабыз.

Сүндерәбез, шушы массага 4 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Бик шәп чыга торган варенье!”, — ди Мәрьям Миңнегулова.
Чынлап та, искиткеч тәмле чия кайнатмасы килеп чыга, сез дә шулай эшләп карагыз, дуслар.

Чыганак

Гүзәл Шәфыйкова фотосы


Нет комментариев