Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Баланнан кетерди торган бәлеш рецепты

Азнакайның Мәндәй авылында яшәүче аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан балан бәлеше рецептын.

Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.

Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга, песок, крахмал (яки манный ярмасы, он) салып болгатырга, 1 генә алма булса да турап салырга.

Табага камырны җәйгәч, камыр өстенә әз генә крахмал сибәргә.

Пешкән бәлешне фольгага төреп куярга, шулай суына, йомшак, кетердәп тора, дип яза хуҗабикә.

Мәрьям Миңнегулова рецепты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев