Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Аш-су бүлмәсендә кирәкле киңәшләр

Боларны белеп торырга кирәк.

Пицца өстенә куйган яшел тәмләткечләр тәмен һәм төсен югалтмасын өчен, аны алдан үсемлек маена манып алырга кирәк.

Пешергәндә макарон һәм спагетти ябышмасын өчен, кайнап торган суга бераз үсемлек мае тамызыгыз.

Пешергәндә, суга берничә тамчы серкә өстәсәң, бәрәңге кабыгы ярылмый (кабыклы бәрәңге).

Берничә тырнак сарымса салсаң, бәрәңге тәмлерәк булып пешә.

Туралган суганны тоз сибелгән тәлинкәгә салып куйсаң, тәмле тора.

Тоз савытына дөге бөртекләре салсаң, тоз дым тартмый.

Сөттә эретелгән горчица суда эреткәнгә караганда яхшырак саклана, кипми.

Чистартылган алмалар караймасын өчен, аларны бераз тозлы салкын, суга салып торалар (салатлар өчен).

Йомырка түгәрәк очы белән өскә таба торганда яхшырак саклана.

Пычакларны кайнар су белән юарга киңәш ителми, алар алай тупаслана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев