Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алманы пешереп ашагыз!

Югары температура тәэси­рендә кыздырганда (пешер­гәндә) үсемлек күзәнәкләрен үзара бәйләүче протопектин таркала һәм пектинга әйләнә.

Шулай булгач, пешкән алмада ул яңа өзелгән алмадагыга караганда күбрәк. Ә пектин – эрүчән азык җепселләре, алар эчәклекнең файдалы бакте­рияләре өчен азык булып тора. Шулай ук табигый энтеросорбентлар булып санала, ягъни организмнан артык глюкозаны һәм холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Пешергәндә, алмадагы С витамины өч тапкырга диярлек кими. Әмма башка файдалы матдәләр шул ук микъдарда сакланып кала, диярлек. Бу – йөрәк-кан тамырлары системасының тотрыклы эшләве өчен кирәкле калий, кан ясауда катнашкан тимер. Моннан тыш, кызыл алмаларда антоцианнар бар, шуңа күрә аларны куллану йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый.
Алмада органик кислоталар да күп. Алар ашказаны-эчәк трактының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, хлор кислотасы секрециясен арттыра һәм үт куыгының эшен көйли. Алмада шешкә каршы кверцитин (флавоноидлар төркемендәге матдә) бар. Ул Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын киметә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев