Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Әккәрәйдән Людмила Калмыкова хуплу рецепты белән уртаклашты

Хуплу – бәрәңге һәм ит эчлеге белән чуваш милли камыр ризыгы. Аның өчен әүвәл чүпрә камыры басасы.

Кирәк булачак:

Бодай оны – 700 грамм, 

Сөт – 350 мл,

Тавык йомыркасы – 2 данә, 

Шикәр комы – 1 аш кашыгы, 

Тоз - 1 аш кашыгы, 

Үсемлек мае – 3 аш кашыгы, 

Коры чүпрә – 7 грамм.

Басылган камырның өстен ябып, 1 сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр күтәрелгәнче, эчлек әзерләргә кирәк.

Төрле ит кулланырга була – сарык ите, сыер ите яки кош ите, мин дуңгыз итен алдым.

Кирәк булачак:

Ит – 500 грамм, 

Бәрәңге – 500 грамм, 

Суган – 2 баш, 

Вакланган  кара борыч.

Тоз.

Бәрәңге белән итне чама белән шакмаклап, суганны вак кына турарга. Барысын да савытка салырга, тозларга, болгатырга. Эчлек әзер.

Хуплу тышлыгын йомырка сарысы белән майларга, 15–20 минут тотканнан соң, 150 градуска кадәр җылытылган духовкага 1 сәгатькә куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев