Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән үзәк больницасы табибы күп йөрергә, кроссвордлар чишәргә куша

-Инсульттан саклану өчен баш миен – “компьютерны” гел эшләтү зарур, - ди ул.

20–26 июльдә Россиядә баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы башлана. Бу теманың һәрберебез өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында Чирмешән районы үзәк больницасының участок терапевты Азиз Наркулыев белән сөйләштек.

Төп орган: нигә ул игътибар таләп итә?

Баш мие – безнең “үзәк процессорыбыз”. Ул сулыш, хәрәкәт, хәтер һәм хисләр белән идарә итә. Аның эшчәнлеге бозылу авыр нәтиҗәләргә китерә: инсульт, деменция һәм Альцгеймер авыруы. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә нерв системасы авырулары белән 8,9 миллионнан күбрәк кеше яши.

Азиз Вепаевич әйтүенчә, безнең районда да бу яктан хәл шәп түгел: 2026 елда гына да “инсульт” диагнозы белән хастаханәгә 40 кеше салынган. Аларның барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелгән, ләкин, ни кызганыч, авыр очракта барысын да коткарып булмый. Шуңа күрә табиблар: авыруны дәвалаудан, кисәтү җиңелрәк,  диләр.

Участок терапевты киңәшләре: баш мие сәламәтлеге өчен - 7 адым

Белгеч сүзләренчә, хәтер һәм акыл белән бәйле яшь үзгәрешләренең 45 процентына кадәр “модификацияләнә торган куркыныч факторлар”ны бетерү ярдәмендә кисәтеп була. Бу – кан басымы, шикәр диабеты, тәмәке тарту һәм хәрәкәтсез тормыш рәвеше.

Участок терапевты район халкына гади, ләкин нәтиҗәле кагыйдәләрне киңәш итә:

– Гел тикшеренегез. Даими рәвештә диспансеризация узыгыз, кан басымын, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен күзәтегез. Бу – инсульттан саклауның төп нигезе.

– Күбрәк хәрәкәт итегез. Уртача йөкләнешләр – йөрү яки җиңелчә гимнастика – кан әйләнешен яхшырта һәм баш миен кислород белән туендыра.

– Башыгызны эшләтегез. Укыгыз, кроссвордлар чишегез.

– Туклануыгызны үзгәртегез. Менюга балык (омега-3), чикләвекләр, яшелчәләр өстәгез. Бу – тамырларны тукландыра.

– 7–8 сәгатьтән дә ким йокламагыз. Хроник йокысызлык һәм стресс – нерв системасының төп дошманнары.

– Начар гадәтләре ташлагыз. Алкоголь һәм тәмәке баш мие тамырларына зыян сала.

– Авыртуга түзмәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Баш авыртуы, әйләнү яки хәтердәге “бушлыклар” – үзе үтәр дип көтмәгез, табибка барыгыз.

Инсультны бер минутта танып белү

Табиб һәркем белергә тиеш булган гади тикшерү ысулын искә төшерә. Рус телендә УДАР сүзен онытмыйк: У – улыбка, Д – движение, А – артикуляция, Р – ришение, ягъни:

Кешедән елмаюын сорагыз. Әгәр елмаю кәкре, асимметрияле булса – бу хәтәр билге.

Авыру ике кулын да күтәрсен. Берсе төшә яки тыңламыймы?

Катлаулы сүз әйтергә кушыгыз. Сөйләме аңлашылмый яки тотлыгамы.

Әгәр дә шул билгеләрнең берсен генә сизсәгез, күрсәгез дә, шундук ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз!

Моннан тыш, Азиз Вепаевич кисәтә: аяк-кулдагы кинәт хәлсезлек, тигезлекне югалту, бернинди сәбәпсез башның авыртуы, күрү кинәт начарлану яки йөзнең яртысының оюы да авыруның билгеләре булып тора.

– Озын, актив гомер безнең бүгенге гадәтләребезгә бәйле. Үзегезне саклагыз һәм әгәр берәр нәрсә борчый икән, табибка баруны озакка сузмагыз, - ди участок терапевты Наркулыев.

 

 https://vk.ru/cheremshanskaya_crb фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев