Чирмешән табибы көн саен 4-6 километр җәяү йөрергә киңәш итә
Сәламәтлеккә җаваплы караш - сәламәт яшәү рәвешен саклау гына түгел, үз саулыгыңны мониторинглау, аны мөстәкыйль кайгырту өчен даруларны дөрес куллану да.
- Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәтнең өч төп принцибы бар, - ди район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы табибы Зилә Миңнеголова. - Беренчесе: сәламәт яшәү рәвеше. Ул начар гадәтләрдән баш тартуны, дөрес туклануны һәм физик активлыкны күздә тота. Һәр кешенең хезмәте һәм ялының рациональ режимы сәламәт яшәү рәвешенең кирәкле элементы булып тора. Тәүлеклек йокы 7-8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Дөрес һәм катгый үтәлә торган режим булганда, организмның төгәл эш ритмы көйләнә, бу хезмәт һәм ял өчен оптималь шартлар тудыра. Дөрес туклану кеше сәламәтлеге өчен бик мөһим.
Табиблар транс май кислоталарын (трансжирные кислоты) һәм аш тозын мөмкин кадәр азрак кулланырга, көн саен 400 граммнан да ким булмаган күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тәкъдим итә. Ләкин клетчатка турында онытмыйча, бөртекле ризыкларга да өстенлек бирергә кирәк.
Белгечләр алкогольле эчемлекләрне азрак кулланырга, иң яхшысы, алардан бөтенләй баш тартырга киңәш итә. Физик күнегүләрнең сәламәтлек өчен зарурлыгына килгәндә, аларның кеше организмы өчен файдасы борынгы заманнардан ук билгеле. Хәзерге вакытта, сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүче белгечләр күбрәк хәрәкәтләнергә һәм көн саен 4-6 километр араны җәяүләп үтәргә кирәклеген искәртә. Даими физик күнегүләр күп кенә куркыныч авырулар: симерү, артериаль кан басымы, инсульт һәм депрессия килеп чыгу куркынычын киметә.
Икенче принцип: үз сәламәтлегеңне контрольдә тоту. Бу - профилактик күзәтү, диспансеризация узу нәтиҗәсендә хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә стадиядә ачыклау, яшәү рәвешен үзгәртү һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итү. Үз-үзеңне ничек хис итүеңә карамастан, диспансеризацияне даими узу мөһим. Хәтта кеше үзен сәламәт дип санаса да, диспансеризация вакытында еш кына аның йогышлы булмаган хроник авырулары ачыклана, аларны иртә стадиядә дәвалау иң нәтиҗәлесе. Бу ешрак онкологик авыруларга кагыла, ни кызганыч, соңгы вакытта аларның үсеше күзәтелә.
Өченче принцип: даруларны дөрес саклау һәм куллану. Дару препаратларын уйламыйча кулланырга ярамый. Беренче чиратта бу антибиотикларга кагыла. Микробларга каршы препаратларга чыдамлык бактерияләрнең, вирусларның, гөмбәләрнең акрынлап мутацияләнүе һәм аларның даруларга бирешүчәнлеген югалтуга китерә. Ә бу инфекцияләрне дәвалауны кыенлаштыра, авыруларның таралуын, авыр үтүен һәм үлем куркынычын арттыра.
- Антибиотикларга каршы торучанлыкны берничә ысул белән кисәтеп була: - үзлегеңнән дәвалаудан баш тарту; - табиб билгеләгән дәвалау схемасын үтәү; - вакцинация - җитди авырулардан саклый; - гигиена чараларын үтәү, яраларны, тырналуларны дезинфекцияләү, - диде Зилә Мисбах кызы. – Даруның тискәре йогынтысы турында мәгълүматны табиб кына бирә ала. Шуңа күрә препаратларны белгеч билгеләмичә кабул итәргә ярамый.
Әгәр кеше барлык өч принципны да үтәсә: сәламәт яшәү рәвеше, даими диспансеризация, шулай ук даруларны дөрес куллану, тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә аны озайтырга да ярдәм итәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев