Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 5180 кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Көзен барыбызны да кискен респиратор вирус инфекциясе сагалый. Быел район үзәк больницасында шундый диагноз белән 361 кеше теркәлгән, дөрес, былтыргы белән чагыштырганда, авыру очраклары 62 процентка кимрәк (576 очрак). Шулай да соңгы атнада табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан.

-Иң яхшы профилактика, чирдән саклануның төп чарасы – вакцинацияләнү. Аны гриппка каршы көзге чорда ясыйлар, - ди район үзәк больницасы табиб-инфекционисты Рәфис Гафуров. – Бүгенге көнгә районда 5180 кеше гриппка каршы прививка ясатты, бу вакцинацияләнергә тиешле халыкның  48,7 проценты. Хәзер бездә балалар өчен – 270, олылар өчен 1500 доза вакцина бар.

Һава-тамчылы юллары белән йогучы чирләрне кисәтүнең төп һәм иң ышанычлы чарасы - организмның саклану көчен ныгыту, аның вируска каршы торучанлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аерым әйткәндә: чирләр көчәйгән чорда (табиб киңәше буенча!) аскорбин кислотасы, поливитаминнар һәм вируска каршы препаратлар эчәргә мөмкин.

Рәфис Гафуров: - Авырулар көчәйгән вакытта сәламәт кешенең әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәләрен минимумга кадәр чикләргә;

-мөмкин булганча, массакүләм чараларга йөрмәскә;

-саф һавада күбрәк булырга;

-бинаны ешрак җилләтергә кирәк.

Составында С витамины булган яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне күбрәк куллану файдалы, бу организмга авыруларга каршы торырга ярдәм итә, сарымсак һәм суган турында да онытмаска. Кечкенә балага хәтта сарымсактан “муенса” ясарга мөмкин, иң гади кагыйдәне онытмагыз - кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак юыгыз!

Әгәр кулларыгызны юарга мөмкинлек юк икән, антибактериаль чаралар – дымлы салфеткалар, эремәләр кулланыгыз, алар һәрвакыт сезнең сумкагызда, эш өстәле тартмасында ятарга тиеш.

-Шулай да авыруның беренче билгеләрен сизгәнсез икән, ашыгыч рәвештә врачка мөрәҗәгать итегез. Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган битлекләр киегез. Ул – сулыш алу органнарын индивидуаль саклау чарасы, - ди табиб. - Медицина битлекләрен авызыгызны да, борыныгызны да капларлык итеп кигезегез, битлек белән бит арасында мөмкин кадәр азрак ярык булсын, аңа кул белән тотынмаска тырышыгыз. Кулланылган битлеккә кагылып, аны салганда кулларны сабынлы су белән юыгыз яки дезинфекцияләү чарасы кулланыгыз, битлек дымлы була башлагач, аны яңага алыштырырга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне кабат кулланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев