Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән районы үзәк больницасының яңа педиатры Германиядә стажировка үткән

Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү дәвам итә. Быел үзәк больница һәм авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары яңа белгечләр белән тулыланды.

Күптән түгел генә район хастаханәсенә тагын бер табиб-педиатр эшкә килгән. Панах Гамидовның кечкенә пациентларга игътибарын инде ата-аналар да бәяләгән. Ул бала вакыттан табиб булырга хыялланган. Педиатр һөнәре үзләштергән белгеч Германиядә дә стажировка узган.

Югары Кармалка авылында былтыр төзелгән ФАПка да яңа мөдир куйдылар. Тольятти медицина көллиятен тәмамлаган Лилия Гыйрфанова авылдагы 111 кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында 19 бала да бар.

Иске Сережкино авылы халкы да яңа фельдшерлы булды. Шентала медицина училищесында укыган Екатерина Липатова пенсия яшендә булса да, хезмәтен дәвам итә, ул фельдшер һәм ФАП мөдире вазифаларын башкара. Белгеч авылдагы 61 кешенең сәләмәтлеген кайгырта.

Уңай якка үзгәрешләр булса да, сәламәтлек оешмаларына әле фельдшерлар һәм невролог кирәк.

-Кадрлар проблемасы актуаль, Югары Кәминкә, Яшәүче, Лагерка авылларына фельдшерлар таләп ителә, әмма без аны хәл итү юнәлешендә актив эшлибез, – диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. - Һәр яңа белгеч - районда медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга таба бер адым. Читтән килгән табибларны тораклы итү проблемасы да бар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев